Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан полиция хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котладылар һәм эшләрендә ирешкән уңышлары, үз эшенә тугры булганнарны бүләкләделәр.

Бәйрәм сәхнәгә Россия һәм Татарстан гимны белән Россия һәм Татарстан флагларын алып чыгу һәм Лениногорск полиция бүлегенең эшчәнлеге турында слйд-шоу күрсәтү белән башланды.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Руслан Бәдретдинов барлык полиция хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм барлык өлкәдә хезмәт иткән хезмәткәрләргә - суд, прокуратура, Федераль куркынычсызлык хезмәте, тикшерү комитетына рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Сезнең хезмәт хәзерге заманда лаеклы үрнәк булып тора. Без сезгә ныклы исәнлек, озын гомер, гаиләгезгә иминлек телибез. Безнең ирешкән уңышлар, погоннардагы йолдызларга ия булу гаиләнең дә аңлау һәм ярдәменнән тора. Безнең хезмәтнең тагын бер ягы бар – үз гомеребезне куркыныч астына куябыз. Һәм бүген, үз гомерләрен аямыйча куркыныч астына куйган хезмәткәрләребезне хөрмәт белән искә алабыз. Алар безнең күңелләрдә мәңге истә калачак”, - диде ул.

Алдынгы һәм уңышларга ирешкән полиция хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге медальләр дә тапшырылды бу көнне. Мәсәлән, беренче дәрәҗә медальләренә эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Илдар Забиков, полиция подполковнигы Розалия Фасахова, полиция майоры Иван Алексеев, эчке хезмәт прапорщигы Юлия Карпова лаек булды.

Шулай ук өченче дәрәҗә медальләре полиция майоры Артем Ермошкин, полиция майоры Раил Раупов, өлкән полиция лейтенанты Вилсур Минихайров, полиция лейтенанты Николай Петякин, Сергей Мартынов, полиция прапорщигы Искәндәр Кубиталиев һәм башкаларга бирелде.

Җинаятьләрне ачыклау бүлеге җитәкчесе Рүзәл Гарипов: “Барлык хезмәттәшләрне дә бәйрәм белән котлыйм. Гаиләләренә иминлек, үзләренә ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, погоннарына йолдызлар күбрәк тагылуын телим. Ә гади халыкка килгәндә, безнең хезмәтнең җиңелләрдән булмавын аңлап,  полиция хезмәткәренә хөрмәт белән карасалар иде”, - дигән теләкләрен җиткерде.

Ул полиция өлкәсендә 2009 елның гыйнварыннан бирле эшли. 2023 елның июненнән җинаятьләрне ачыклау бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән.

Полиция бүлеге хезмәткәрләренә ГТО значоклары да тапшырылды бу көнне.

Соңыннан алар хөрмәтенә пешерелгән  торттан авыз иттеләр.

Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотолары. Шулай ук, Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары да бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев