Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда «Традицияләр җебе өзелмәсен» муниципаль конкурсы узды (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда шәһәр-район ветераннары катнашында «Традицияләр җебе өзелмәсен» («Пусть не прервется нить традиции») муниципаль конкурсы үткәрелде.

Әлеге муниципаль конкурс ел саен үткәрелә һәм аны үткәрү традициягә дә әверелде. Конкурс вокаль ансамбльләр, сәнгатьле сүз номинацияләреннән торды. Катнашучыларны жюри әгъзалары бәяләп барды.

Шәһәр һәм районда бүгенге көндә ансамбльләр бик күп.  Мәсәлән, конкурста чыгыш ясаган ансамбльләр арасында «Дуслык», "Сүнмәс ялкын", «Нур», «Оптимисты», «Россиянка», «Зиләйлүк» ансамбльләре бар иде. Һәр ансамбльдә олы яшьтәге абый-апалар — ветераннар. Барлык ансамбльләр дә матур һәм моңлы итеп җырлады, шигырь сөйләде. Аларны карарга килгән халык аларны дәррәү алкышлады.

Катнашучылар Диплом һәм грамоталар белән бүләкләнде. Мәсәлән, Сарабиккол авылының «Нур» фольклор төркеме 3 нче урынны яуласа, сәнгатьле сүз номинациясендә сарабикколлы Роза Мусина 1 нче урынны алды. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев