Лениногорск мәктәпләрендә Кырым һәм Россиянең яңадан кушылу көнен билгеләп үттеләр
Бүген, 18 мартта, без яңа тарихи датаны – Кырым һәм Россиянең яңадан кушылу көнен билгеләп үтәбез.
11 ел элек, 2014 елның 18 мартында, Кырым һәм Севастополь, халыкара хокукның барлык нормаларын үтәп, референдум уздырып, Россия Федерациясе составына керде. Бу истәлекле тарихи дата шул көннән башлап, менә 11 ел дәвамында билгеләп үтелә.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Лениногорск мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре, акцияләр уздырыла. Әйтик, Иске Куак мәктәбенең тәрбия буенча директор советнигы Елена Вахромова чаралар циклы уздырды. 5-6нчы сыйныфлар уен-викторинада катнашты. 5нче сыйныфта «Почему Крым вернулся в Россию» фильмын карадылар.
2нче сыйныфта акция узды, ул Кырым төсләренә багышланган иде. 10 нчы сыйныф укучылары өчен “Екатерина ІІ нең Кырымга сәяхәте” уены үтте, уен «Домино» уены принцибы буенча төзелгән.
Безнең халыкларның бердәмлегенә багышланган чаралар укучыларда тарихи вакыйгаларны аңлау һәм укучыларда патриотик һәм гражданлык позициясен формалаштыру максатында үткәрелде.
Куакбаш мәктәбендә “Мөһим сөйләшүләр” циклыннан дәресләр шулай ук Кырым белән россиянең кушылуына һәм танылган балалар лагере – “Артек”ның 100 еллыгына багышланды.
Куакбаш мәктәбенең тәрбия буенча директор советнигы Алмаз Сабирҗанов укучыларга Артек турында мәгълүмат бирде. Артек - Россиядә иң атаклы пионер лагере һәм дөньяда иң зур балалар ялы комплексларының берсе. Ул 1925 елда Кырымның көньяк ярында шул ук исемдәге елга ярында төзелә. Шунысы игътибарга лаек, аның тарихы Кара диңгез буендагы берничә палаткадан башланган. Хәзер биредә стадион, кинотеатр, җилкәнле мәктәп һәм теннис кортлары булган чын шәһәр. Ачылганнан бирле балалар үзәгенә дөньяның 150 иленнән 2 миллионнан артык бала килгән. «Артек»та җиде тапкыр беренче космонавт Юрий Гагарин да ял иткән. 2025 елда лагерь оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнә.
Укучыларга дәрес темасын үзләштерергә интерактив уеннар һәм тематик роликлар карау ярдәм итте.
фотолар: мәктәпләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев