Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге үз ветераннарын котлый
30 нчы апрель – үз-үзләрен аямыйча кешеләр иминлеге сагында торучы - янгынга каршы хезмәттә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәм көне.
Ут – табигатьнең иң борынгы көчләреннән берсе. Ул җылытырга һәм бар нәрсәне юкка чыгарырга да сәләтле. Һәм менә бу ике чик арасында сакта янгын сүндерүче тора.
30 апрельдә Россиядә гомерләрен шул һөнәргә багышлаганнарның батырлыгын, үз эшләренә чиксез тугрылыгын хөрмәтләүче бәйрәм- янгын сүндерүчеләр көне билгеләп үтелә. Янгын сүндерүче эше – ул даими куркыныч һәм югары җаваплылык.
Әлеге хезмәт бүлегенә килгән хәбәрнең “ялган чакыру”дан алып, зур масштаблы янгын яки катлаулы авария булуы мөмкин. Бу вәзгыятьне тиз бәяләүне һәм санаулы минутлар эчендә дөрес карарга килүне таләп итә.
Янгын сүндерүчеләр кешеләрне генә түгел, хайваннарны да коткара, утның бөтен кварталларга таралуын булдырмый кала. Янгыннардан тыш, алар юл-транспорт һәлакәтләре, техноген аварияләр, су басулар, давыллар нәтиҗәләрен бетерүдә дә катнаша. Нәкъ менә шуңа күрә янгын сагы көне-календарьдагы дата гына түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге өчен көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куючы кешеләр турында искә
төшерү, аларны зурлау-хөрмәтләү көне.
Янгыннарны кисәтү һәм сүндерүнең заманча ысуллары шәхси составның да югары дәрәҗәдә әзерлекле булуын таләп итә. Бу бурычны ведомство югары уку йортлары уңышлы үти. Хәзерге вакытта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының белем бирү оешмалары федераль янгынга каршы хезмәттә каралган барлык юнәлешләр
буенча белгечләр әзерли.
Россия Федерациясе дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәте чын күңелдән янгыннан саклау хезмәтендә эшләгән ветераннарын, гомерләрен кеше иминлеген саклауга багышлаган песионерларын котлый, нык сәламәтлек, озын гомер һәм һәр килгән көннең шатлык алып килүен тели!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев