Лениногорск муниципаль районына Рәхмәт хаты
Дүшәмбе иртәсе мэриядэ эшлекле планерка уздырудан башланды. Соңыннан шатлыклы хәбәр дә җиткерделәр.
Лениногорск муниципаль районына белем бирү учреждениеләре продукциясе ярминкәсендә актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты бирелгән. Анда республика Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кул куйган.
Рәгать Хөсәенов нефть техникумы, политехник колледж һәм Мәгариф идарәсе җитәкчелеге һәм командасын уңай яктан билгеләп үтте.
Фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1309546.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев