Лениногорск муниципаль районында "Җәяүле" профилактик акциясе бара
13-22 июнь көннәрендә Татарстанда, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында “Җәяүле” профилактик акциясе уза.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын булдыру, юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан уздырыла әлеге акция.
Лениногорск ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, 5 ай эчендә Татарстанда җәяүле катнашында 348 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 25 кеше һәлак булган, 333 кеше зыян күргән. Аварияләрнең җәяүле гаебе белән килеп чыкканнары – 189.
Җәяүле булу-бик җаваплы. Юлда куркынычсызлык җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бәйле. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юл-транспорт куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев