Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск музеенда ишетмәүчеләр өчен үзенчәлекле экскурсия узды

Туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле экскурсия үтте.

 Музейга ишетмәүчеләр оешмасыннан килделәр, анда яшьләр дә, олылар да бар иде. Бөгелмәдән ишетмәүчеләр өчен эшләүче мәктәп укучылары да катнашты.

Исегезгә төшерәбез: музей директоры Нэля Галиева "Татнефть" гранты хисабына ТИСБИда курсларда укып кайтты, ишарәләр ярдәмендә экскурсия алып барырга өйрәнде.

Экскурсиягә килүчеләр Лениногорск тарихы турында, монда яшәүче милләтләр, традицияләр хакында белделәр, милли костюмнар белән таныштылар.

Экскурсия барышында иштемәүчеләр оешмасы вәкилләре үзләренә карата шундый игътибар өчен бик канәгать булдылар, алар барлык мәгълүматны тулысынча алу өчен экскурсоводка да, бер-берсенә дә ярдәм иттеләр.

Соңыннан чәй өстәле янында ишарәләр теле белән шигырьләр укыдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев