Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск музеенда Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар турында яңа мәгълүмат барлыкка килде

Сугышта хәбәрсез югалган лениногорскилылар исемлегенә яңа исемнәр өстәлде.

 

Татарстанның “Хәрби Дан клубы” ассоциациясе элек хәбәрсез югалган дип йөртелгән солдатлар турында яңа мәгълүматлар тәкъдим итте. Әлеге исемлектә Лениногорск районыннан 578 кеше, дип хәбәр итә Туган якны өйрәнү музее.

Әлбәттә, шуның кадәр зур исемлекне туплау җентекле, төгәллек сорый торган эш. Солдат исемнәре кайтуга битараф калмыйча, Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее 2020 елдан “Үлемсез полк сөйли” дигән проект алып бара. Музейдагы архив мәгълүматлары һәм ачык чыганаклардан шәһәр һәм район ветераннары турында мәгълүмат җыя, әзерли.

15 майга кадәр республика Хәтер китабына кертелмәгән исемнәр турында мәгълүматны музейда җыялар, шулай ук хәбәрсез югалганнарның яңа исемлеге буенча да шунда мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Белешмә өчен телефон: 8(85595) 5-05-91

Исемлекне түбәндәге ссылка буенча  карый аласыз

/images/uploads/ckeditor/doc/62567400b56f1_Лениногорск-6-4-22.doc

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев