Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Наталья Царегородцева белән хушлашты

һәрьяклап талантлы, мәдәният хезмәткәре, журналист, видеооператор — Наталья Царегородцева лениногорскилылар күңелендә шулай сакланып калыр.

Лениногорск телевидениесенә кадәр Наталья Мәдәният сараенда яшьләр белән эшләгән, «Пәнҗешәмбе балалары» клубы оештырган, анда «авыр» яшүсмерләр белән эшләгән, рок-фестивальләр, наркотикларга каршы көрәш буенча чаралар оештырган, «Ленинские горцы» КВН командасының режиссеры, КВН бәйгеләренең алыштыргысыз жюри әгъзасы булган.

2019 елда Наталья Анапага күченә, анда индустриаль техникумда эшли башлый. Бу эшендә дә яшьләр белән эшләү буенча белгеч, техникумдагы барлык вакыйгаларының алыштыргысыз видеооператоры булган. 

2023 елның сентябрендә табиблар Натальяга яман шеш диагнозы куя. 9 ай дәвамында ул шул чир белән көрәшеп химиотерапия курслары кичерә. Дуслары һәм якыннары аңа матди ярдәм итүне оештыра. Лениногорск халкына рәхмәтен җиткереп, ул болай язган булган:

«Яраткан Лениногорскием! Кадерле якташлар! Сезгә рәхмәтем чиксез. Минем өчен бик авыр булган вакытта сезнең ярдәмегезне тоям. Лениногорск телевидениесендә үз эшемне яратып башкарырга тырыштым һәм нәкъ менә шуның өчен дә сез мине хөрмәтлисез дип өметләнәм. Акча күчерүчеләр арасында минем белән таныш булмаган кешеләр дә шактый. һәр игелекле сүзегез, матди ярдәмегез өчен рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм мәхәббәт телим!».

Кызганыч, явыз чир җиңде, Наталья 8 майда вафат булды.

Үзе васыят итеп калдырганча, ул туган шәһәре Лениногорскида җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев