Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск нефтьчеләре экологик өмәгә чыкты (+фотолар)

Быел кыш карлы булды, шуңа күрә шәһәребез нефтьчеләренә производство объектларына һәм ныгытылган территорияләргә экологик өмәгә еш чыгарга туры килде.

Шундый экологик өмәләрнең берсен нефтьчеләр 20 апрель көнне үткәрде.

«Лениногорскнефть» идарәсе ветераны Мөгаллимә Сәмигуллина әйтүенчә, барыбыз да бергә эшләгәндә, без тиз һәм күп эшли алабыз. Әлеге сүзләр- компаниянең девизы. Нефтьчеләр аллеясында өмә үткәрү дә традициягә әверелде. Бүгенге көндә аллея коры яфраклардан, чыршы күркәсеннән (шишки), кипкән чыбык-чабыктан арындырылган. Шунысын да әйтергә кирәк, аллеяның бүгенге халәтендә «Татнефть» ветераннарының да өлеше зур.

«Ел саен „Лениногорскнефть“ идарәсе янында урнашкан нефтьчеләр аллеясын тәртипкә китерү өчен бергә җыелабыз. Әлеге традиция элек-электән килә. Әле мин бухгалтерлык бүлегендә эшләгәндә үк булган иде. Монда без җыештырып кына калмыйбыз, яшь коллегаларыбыз һәм иптәшләребез белән очрашабыз, предприятиенең соңгы яңалыклары белән кызыксынабыз. Өмәдә катнашу безгә шатлык кына китерә», — ди Мөгаллимә Сәмигуллина.

Нефтьчеләр цех территорияләрендә дә тырышып эшләде. Мәсәлән, ЦДНГ 6, 7, 8 административ бинасы территориясендә парковка зонасын чистартып кына калмады, шулай ук пластик чүп-чардан арындырып, кечкенә генә чәчәк түтәле дә булдырды.

«Без яз һәм җәй айлары дәвамында үз участогыбызны төзекләндерәбез. Төшке аш вакытында үзебез барлыкка китерелгән матурлыкка сокланабыз», — дип уртаклаша ЦДНГ-7 операторы Гүзәл Хөснуллина.

Табигать турында кайгырту компаниянең беренче бурычы булып тора. Мондый төр чараларда катнашу һәр хезмәткәргә табигатьне саклауга һәм уңайлы итүгә, чиста урын булдыруга үз өлешен кертергә мөмкинлек бирә.

Анастасия Петрова.

Сергей Трусов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев