Мәдәният сарае "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" профилактика учреждениесе белән берлектә 2нче балалар бакчасы нәниләренә квест үткәрде.
Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Мультфильм герое - Симка белән "Светофор", "Җәяүле", "Зебра" уеннары уйнадылар.
"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" профилактика учреждениесе җитәкчесе Зөлфия Рахманова автомобиль креслосы турында сөйләде, белешмәлекләр таратты һәм өстәл уены - футбол бүләк итте. "Балаларыбыз юлларда исән-имин йөрсеннәр" дип теләде.



Нет комментариев