Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск пенсионерлары теннис буенча сынатмады

Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча пенсионерлар арасында финал ярышлары узды.


Ярышларда 44 команда катнашты. 38 муниципаль районнан команда составында бер хатын-кыз һәм бер ир-ат килде, тагын Казанның 6 районыннан шундый ук составта командалар булды.

“Лениногорск командасын без – Николай Фадеев һәм мин тәкъдим иттек, - дип сөйли Фәридә Усманова. – Ярышларның финал этабына кадәр муниципаль этабы узган иде. Лениногорскида да актив рәвештә үтте”, - ди ул.

“Уен киеренке барды, көндәш командалар да нык әзерләнгән”, - ди Фәридә Усманова. Нәтиҗәдә, шәхси беренчелектә Николай Фадеев икенче урынны, ә Фәридә Усманова 12нче урынны ала.

Командалар арасындагы  дүртенче урынны Лениногорск ала.  Яр Чаллы командасына тиңнәр булмый. Икенчедә – Түбән Кама, өченчедә – Зәй.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев