Лениногорск районы авылларында яшәүче физик затларның тракторлары техник тикшерүләр уза
Лениногорск районының авыл җирлекләрендә дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенең расланган эш планы нигезендә бу елның 5-22 маенда физик затларның техникасына техник тикшерү уздырыла.
“Техник тикшерүләр барышында техникага документлар, документта күрсәтелгән номер агрегатларының туры килүе, тракторчы-машинистның таныклыгы, ОСАГО полисы булуы тикшерелә, шулай ук машиналарның һәм прицепларның техник торышының әйләнә-тирә мохитне куркынычсыз эксплуатацияләү һәм саклау таләпләренә туры килүе бәяләнә”, - дип сөйли Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов.
Техник тикшерүләр нәтиҗәләре буенча трактор һәм тагылма хуҗаларына техник тикшерүне узу турында таныклыклар язып бирелә, җитешсезлекләре булган техникага аларны бетерү өчен сроклар куела һәм кабат карау датасы билгеләнә.
Үзйөрешле машиналар һәм прицепларны ел саен техник яктан тикшерү үтәргә тиешелеген ассызыклады Илнур Галимов. “Аларның уңайлылыгы һәм әлеге чараны оешкан төстә уздыру өчен һәр ел башында тикшерү уздыру графигы төзелә һәм раслана. Авыл җирлекләрендәге җирле үзидарә органнары үткәрелә торган чараның датасы һәм вакыты турында хуҗаларга алдан ук хәбәр итәләр”, - ди ул.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев