Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов шәһәр һәм район ветераннарын, халкын Җиңү көне белән котлый

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, кадерле лениногорскилылар!

Чын күңелдән сезне Җиңү көне белән котлыйм!

Бу көнне – 9 Майда без зур фидакарьлек белән һәм миллионнарча гомерләр бәрабәренә Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларны искә алабыз. Без тылда һәм алгы сызыкта бу Җиңүне яулаган, илне хәрабәләрдән торгызган һәм безгә якты киләчәк бүләк иткән ветераннарга баш иябез.

Лениногорск халкы, бөтен ил кебек үк, дошманны тар-мар итүгә лаеклы өлеш кертте. Лениногорск районы илебезгә 12 Советлар Союзы Геройлары бирде, бу чиксез горурлык.

Якташларыбыз Бөек Ватан сугышының барлык фронтларында сугышканнар, ә сугыштан соңгы елларда нефтьчеләр шәһәренә нигез салганнар. Аларның хезмәт батырлыгы – безнең уртак Җиңүебезнең бер өлеше.

Кадерле ветераннар, сезнең хезмәт батырлыгыгыз өчен түбәнчелек белән баш иябез! Сезгә нык сәламәтлек,озын гомер, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим.

Районыбыз халкына тыныч күк йөзе, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм бәхет телим. Халкыбызның героик үткәне турындагы истәлек һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәсен һәм буыннан-буынга күчсен иде.


Җиңү бәйрәме белән!

Марат Гирфанов, Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев