Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы Дурасово авылында корылма белән йорт янган

Лениногорск районы Дурасово авылында шәхси корылмаларның берсендә янгын чыккан.

Садовая урамында 60 квадрат мәйдандагы бер катлы агач һәм  шлак-блоктан төзелгән йортны җәйге коры көндә ут бик тиз камап алган. Янгын йортка терәп үк диярлек салынган агач бурага да күчкән.  Икесе бер хуҗаныкы булган йорт һәм агач бурадан җиде метр арада тагын бер агач корылма булган.

Авыл кешеләренең сүзләренә караганда, корылманың хуҗасы билгесез, ул –ташландык . Ут бу корылмага да барып җиткән.  Янгын сүндерүчеләрнең өч звеносы утка каршы өч сәгатьтән артык көрәшүләренә карамастан, йорт та, корылмалар да тулысы белән янып беткән.

Шушы ук хуҗаның, көнкүреш өчен төзелгән бүлмә белән тоташкан гаражы да зыян күргән. Аның түбәсе һәм тышкы ягы яраксыз хәлгә килгән. Янгынга каршы хезмәт бүлегендә, ут кабуның сәбәбе – әлегә билгесез булган затның ут белән саксыз эш итүе дип фаразлыйлар.

Янгын йорт хуҗасына 1 миллион 500 мең сумлык матди зыян салган. Уттан коткарып калынган милек 300 мең сумга бәяләнгән. Әлеге янгын чыгу очрагы 18 нче майда булган.

Бәхеткә, янгыннарның берсе дә кеше сәламәтлегенә зыян китермәгән.

Фото: Лениногорск-информ (Рамия Гарифуллина)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев