Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы авылы мәктәбендә галим Ризаэддин Фәхреддингә багышланган семинар узды (+ фотолар)

Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы мәктәбендә төбәкара гамәли семинар үтте, дип хәбәр итә Түбән Чыршылы мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәре.

Ул мәшһүр галим, язучы Ризаэтдин Фәхретдин һәм аның хезмәтләрен уку-тәрбия процессында куллану темасына багышланган.

Анда Лениногорск районы мәктәпләреннән, Сарман, Җәлил, Самара өлкәсеннән килгән укытучылар катнашкан. Алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан.

Шунысы куанычлы, бу чарада укытучылар белән бергә укучылар да чыгыш ясаган.

"Тәрбияле бала" темасына эчтәлекле, кызыклы күренешләр аша Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәтләренең хәзерге вакытта да бик актуаль булуы күренеп торган.

Тәрбиянең кайсы ягын алсак та, Ризаэтдин Фәхретдиннең канатлы сүзләрен кулланып була һәм фикерләренең дөреслеге, ачыклыгы барыбызны да сокландыра.

Килгән кунаклар мәктәпнең "Туган якны өйрәнү" музеенда да булганнар. Аларны галимнең Түбән Чыршылы авылында яшәгән чоры, авыл тарихы, мәктәп елъязмасы белән таныштырганнар.

Фотолар һәм мәгълүмат https://vk.com/nizniechershilischool алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев