Лениногорск районында 240 азык-төлек җыелмасы тапшырылды
Лениногорскиның Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан Хөкүмәтеннән азык-төлек җыелмалары алды.
Ел саен Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика районнары территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлау өчен азык-төлек җыелмалары ясый.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә 2025 елда азык-төлек җыелмалары Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, шулай ук «тыл хезмәтчәне» категориясенә караган гражданнар өчен тупланды.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, шул исәптән тыл хезмәтчәннәренә дә, муниципаль берәмлекләрдә Татарстан Рәисе Р. Н.Миңнеханов исеменнән шәхси котлау открыткалары тапшырыла.
Лениногорск районында азык-төлек җыелмалары һәм шәхси котлау открыткалары апрель уртасыннан башлап, 5 майга кадәр тапшырылды. Лениногорск районында барлыгы 240 азык-төлек җыелмасы үз ияләренә барып иреште.
Авыл җирлекләрендә авыл башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә тематик чара итеп үткәреп, хөрмәтләп тапшыралар.
Әйтик, Куакбаш авыл җирлегендә мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре хәрби киемнәр киеп, авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова белән бергә өйләренә барып тапшырганнар.
“Куакбаш авыл җирлегендә барлыгы 4 азык-төлек җыелмасын бирдек. Чүтедә бер тыл хезмәтчәне бар, кызында Әлмәттә яшәсә дә, ул безнеке. Куакбашта исә 3 сугыш ветераннарының тол хатыннары яши, аларга да тапшырдык”, - ди авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев