Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында 3200дән артык пенсионер- әти-әни пенсиягә өстәмә түләү ала

Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче пенсионерларның, шулай ук баласы студент булган әти-әниләр пенсияне арттырылган килеш алырга тиеш.

Бу очракта иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү арттырылып бирелә. Бер бала өчен әтисе дә, әнисе дә пенсиягә өстәмә түләү алырга хаклы. Әмма, бу түләүләр иң күбе өч бала өчен түләнә.

Тәрбияләнүчеләр хисабына картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләр арттырылырга тиеш.

Балигъ булмаган балалардан тыш, студент балалары булган пенсионерлар да гадәттәгедән зуррак суммада фиксацияләнгән түләүләр алырга хокуклы. Моның өчен баланың көндезге бүлектә укуы шарт, түләүләр укуны төгәлләгәнче бирелә, шулай да балага 23 яшь икән, түләүләр туктатыла

фото: Татар-информ

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев