Лениногорск районында 643 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала
Авыл стажы өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш.
Бу хакта Лениногорск Социаль фонды хәбәр итә.
Картлык буенча иминият пенсиясенә «авыл» өстәмәсе 2033,72 сум, ягъни быел 8 134,88 сумга җиткән теркәлгән түләүнең 25%ын тәшкил итә, ә инвалидлык буенча III төркем иминият пенсиясенә өстәмә 1016,86 сум күләмендә билгеләнә.
Әгәр пенсионер 80 яшькә җитсә яки I төркем инвалид булса, теркәлгән түләү күләме икеләтә арта һәм 16269,76 сум тәшкил итә. Әмма өстәмәләр законда билгеләнгән теркәлгән түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 2033, 72 сум тәшкил итә.
Өстәмә түләү хезмәт стажын шәһәрдә эшләп туплаган, аннары авылга яшәргә күченгән кешеләргә кагылмый. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән, ә аннары инде шәһәргә киткән икән, кире авыл җирлегенә күченеп яшәгән очракта ташлама алу хокукы саклана.
«Авыл» стажына Россия территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында, шулай ук, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендә үсемлекчелек, терлекчелек тармакларындагы яисә балык үрчетү өлкәсендәге һөнәр һәм вазифаларда эшләгән чорлар кертелә.
Һөнәрләр белән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Бу исемлектә 500дән артык һөнәр бар: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлеккә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да кертелгән.
фото: https://tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев