Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында 915 укытучы вакытыннан алда пенсия ала

Аларның яртысыннан артыгы педагогик эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хакта Ленииногорск Социаль фондының Клиентлар хезмәте начальнигы Айгөл Исламова хәбәр итә.

Укытучылар көнендә ул дәүләтнең балаларның белем бирү сыйфатын яхшыртуга һәм педагогларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирүен искәртте. Мәсәлән, укытучылар лаеклы ялга пенсия яшеннән алдарак чыга ала.

"Укытучыларга иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү өчен төп шартлар булып балалар өчен учреждениеләрдә 25 елдан да ким булмаган стаж һәм кирәкле күләмдә пенсия коэффициентлары тора. Махсус стажны исәпләгәндә, аңа педагогик эш чоры гына түгел, ә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү дә кертелә. Иң мөһиме, бу вакытта хезмәткәрнең эш урыны (вазыйфасы) һәм уртача хезмәт хакы саклансын, ә эш бирүче мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар бүлеп бирсен», - дип аңлатты Айгөл Исламова.

"Без хөрмәтле укытучыларны-педагогларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Авыр эшләрендә уңышлар, ныклы исәнлек, бәхетләр телибез", - дип котлау сүзләре җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев