Лениногорск районында юллар илкүләм проект һәм программалар буенча ремонтланды
Лениногорск районында юлларны ремонтлау төгәлләнде.
«Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районында юлларга капиталь ремонт ясалды.
Автомобиль юлларының торышы – Лениногорск халкының тормыш-көнкүреше өчен кирәкле һәм мөһим урынны алып тора.
2023 елда Лениногорск шәһәрендә асфальт-бетон белән капланган юл – урам челтәре программасы буенча 3405 метр юл ремонтланган, тротуарлар төзү һәм ремонтлау - 2160 метр, ә илкүләм проект буенча юллар төзү 13,875 км тәшкил иткән.
РФ Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә юл хуҗалыгына зур игътибар бирә, агымдагы елда юлларны төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга шактый зур финанслау каралган. Мәсәлән, «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» проектының «Төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проектын гамәлгә ашыруга гына да 535,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
Мэриянең матбугат хезмәте
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2242357.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев