Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында кош гриппы чыганагы ачыклану сәбәпле, карантин билгеләнде

Лениногорскида кош гриппы теркәлде.

Шуңа бәйле рәвештә Чайковский урамындагы 44 нче йортта карантин кертелә, ә аннан 5 км радиуста куркыныч янаучы зона билгеләнә. Бу хакта карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Куркыныч янау зонасы үз эченә Лениногорск, Тимәш һәм Савочкино авылларын, Вәли хуторын ала.

«Татарстан Республикасының Лениногорск районы, Азнакай районы, Әлмәт районы, Баулы районы, Бөгелмә районы, Зәй районы, Сарман районы, Чирмешән районы, Ютазы районы территорияләрен дә кертеп, радиусы кимендә 50 км булган куркыныч янаучы зона чикләренә якын территориядә күзәтү зонасын билгеләргә», – диелә документта.

Эпизоотик чыганак табылган территориягә бары тик җитештерү операцияләрен башкаручы персонал гына килә ала. Биредә кошлар һәм кош-корт азыгын чыгару һәм кертү, чирле кошларны дәвалау, продукция алу максатыннан хайваннарны чалу, каурый һәм мамыкларын йолку, инвентарь чыгару, кошларны чыгарып йөртү, инкубациягә йомырка кую һәм башка төр процедуралар тыела.

Куркыныч янаучы зонада (чыганактан 5 км радиуста) инкубация өчен йомырка, кош-кортны чыгару, азык әзерләү һәм чыгару, кошларны чыгарып йөртү, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, күргәзмә һәм башка шундый чаралар үткәрү, ауга чыгу тыела.

Исегезгә төшерәбез: шәһәрдә кошчылык фабрикасында 25 августта тавыклар үлә башлый, пробаларны лабораториягә җибәргәч, анда кош гриппы авыруы ачыклана.
 Вирусның ничек башлануы турында Рашат Әхмәтов сөйли: “25 август көнне 9 сәгать 36 минутта миңа кошчылык фабрикасының башкарма директоры шалтыратып, тавыкларның күпләп үлүе турында хәбәр итте. Шул ук мизгелдә ветеринария лабораториясе белгечләре белән кошчылык фабрикасына киттек. Махсус киемнәр киеп, тавыклар һәлак булган корпуска кердек. 4 корпус эшли анда, икесе – йомырка салучы тавыклар, икесе – чебиләр. Йомырка салучылар тавыклар арасында бер төн эчендә 3 меңләп тавык үлгән. Без кейс-пакетларга 14 проба алдык, аларны ике лабораториягә: республика ветеринар лабораториясенә һәм Россельхознадзор лабораториясенә җибәрдек. Төнлә белән нәтиҗәләрне хәбәр иттеләр: югары патогенлы кош гриппы табылган”.

Кошчылык фабрикасында барлыгы 213 мең баш тавык тотканнар. Кош-корт башлары утилизацияләнәчәк. Кошчылык фабрикасында 2 мең 200 данәдән артык йомырка да юк ителәчәк. “Территориядәге барлык продукция яндыру юлы белән юк ителәчәк. Бу куркыныч инфекция алга таба таралмасын өчен эшләнелә”, - ди Рашат Әхмәтов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев