Авария бүген көндез булган.
Юл-транспорт һәлакәте Керкәле авылы юлында килеп чыга.
Шаһитләр әйтүенчә, пассажирлар утырган автобус Лениногорскига таба барганда, юл кырыенда торган трактор белән бәрелешә.
Бәрелү нәтиҗәсендә автобус эчендәге пассажирлар салондагы идәнгә егылалар.
Фотодан күренгәнчә, автобусның алгы өлешенә зыян килгән. Ә бер пассажир медицина оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Нет комментариев