Лениногорск районында су коену сезоны башлана
Лениногорскида һава торышы әкренләп 20-25 градуска җитә.
Әмма әле су коенырга ярамый. Суның өске катламының температурасы 13-14 градус тәшкил итә, ә аннан соң кискен төшә. Мондый кискен үзгәрешләр аяныч хәлләргә китерергә мөмкин.
Лениногорскиның түбән сулык пляжында гына су коенырга рөхсәт ителә. Чөнки анда коткаручылар урыны белән җиһазландырылган. Шәһәрнең калган буа һәм күлләрендә су коену тыела, дип яза Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев