Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында техникадан файдаланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча эш алып барыла

Лениногорскиның Гостехнадзор бүлеге үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча эш алып бара.

Тикшерү барышында дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә гамәлдәге закон таләпләрен, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү нормаларын һәм кагыйдәләрен бозулар ачыклана.

Хокук бозучылар өчен административ җаваплылык чаралары каралган. Узган 2 атна эчендә 14 берәмлек техника тикшерелгән, тикшерелгән машина һәм прицепларның 4 сендә тәртип бозулар ачыкланган. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды, 3 штраф салынды һәм 1 күрсәтмә язылды.

 

Илнур Галимов, Гостехнадзор бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев