Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан чишмәләр төзекләндерелде

Лениногорск районында ике чишмәгә яңа сулыш өрелде, яңа тормыш бүләк иттеләр.

Лениногорск урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан, “Россия чишмәләре” республика конкурсында катнашу кысаларында,  «Возрождение» һәм «Хранители родников» командалары көче белән ике чишмә төзекләндерелде, яңа тормыш бүләк ителде.

“Ностальгия” чишмәсе Лениногорск урманчылыгы участогында, 54нче кварталда, Подлесный поселогы янында урнашкан. Чишмә турында әлеге эшләрне башкаручы команда җитәкчесе Ралиф Харисович Ибраһимов үзенең танышы Геннадий аша белгән. Танышы аңа Подлесный тирәсендә чишмә барлыгын, балачакта кызу көндә урман эчендәге чишмәгә су эчәргә баруларын, шулай ук гөмбәгә, җиләккә йөрүләрен сөйләгән.

“Шуннан мин кызыксынып киттем һәм Геннадийдан чишмә урынын күрсәтүен сорадым, - дип сөйли Ралиф Ибраһимов. – Без ул чишмәне озак эзләдек, ул үләннәр арасында калган, суы киткән”, - ди. Дымлы җирны күреп, Ралиф Ибараһимов казып карый. Казыганда 3 пластик торбага тап була. Тагын да тирәнрәк казыгач, җир астыннан өч чишмә бәреп чыга.

Ралиф Харисович әйтүенчә, шуннан соң эшләр башлана: каптажлар куела, торбалар сузыла. Шулай ук ял итү урыны турында да онытмыйлар, эскәмияләр, өстәл ясала һәм чишмә турында мәгълүмат белән стенд урнаштырыла. Әлеге чишмәнең исеме булмаганлыктан, эшләүче команда аңа "Ностальгия” исеме бирә.

Чишмәләрне торгызучы команданың икенчесе – “Хранители родников” Шөгер урманчылыгы участогының 102нче кварталында, Шөгер авылы янында урнашкан “Дон” чишмәсен төзекләндерә.

Чишмәне 2 метр тирәнлектә тапканнар. “Казу эшләре үткәргәндә агач бура һәм улак калдыклары килеп чыкты. Территорияне чистартканда исә «1 май -9 май  1968 г. 10 А класс» дип язылган таш та табылды. Авыл халкы сөйләве буенча, элек Шөгер мәктәбен тәмамлаучылар соңгы кыңгыраудан соң чишмә янында таң каршылаганнар”, - дип әйтте Ралиф Ибраһимов.

Монда да шулай ук каптажлар куела, торбалар сузыла. Чишмәнең тирә-ягын төзекләндереп, ял итү урыннары белән ясап куялар. Чишмәгә төшү юлында, туфракны кисеп, баскычлар ясыйлар, ул баскычларга вак ташлар җәелә. Чишмә янында аның тарихы белән бергә стенд урнаштырыла. Чишмәнең керү өлеше агачтан капка куеп ясала.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында 22 сентябрь санында  басылды

Фотолар: урман хуҗалыгыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев