Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районындагы юл һәлакәте: “Ничек яшәрмен ансыз...”

2 февраль көнне Шөгер авылында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.

"Татар-информ" агентлыгы язуынча, шаһитләр сүзләренчә, авылдагы юлдан Ленин урамыннан Kia машинасы каршы якка чыга һәм «Челябинец» автокраны белән бәрелешә. Фотоларга караганда, көчле бәрелү автокранның алгы як тәгәрмәченә туры килә.

Җиңел автомобильне йөртүче ир-ат җиңелчә җәрәхәтләр ала, әнисе, кызганыч, һәлак була.

"Шәһри Казан" газетасы  мәрхүмәнең ире Марат Ситдиков белән элемтәгә кергән. Ул менә ниләр сөйләгән.

- Юллар бик начар. Колея. Бозлавык. Берәү дә бит үзе үләсе килеп тә, кеше үтерергә дип тә, күрәләтә машина астына барып керми. Улымның да рульгә беренче көн генә утыруы түгел, ерак юлларга йөри. Нишләтәсең, бозлавык аны каршы якка тотып бәргән. Машина шуып, автокран астына килеп кенә кергән... – диде мәрхүмәнең ире Марат әфәнде.

Мәрьям ханымны 3 февраль көнне җирләгәннәр. 34 ел бергә гомер иткән хәләле аның мәңгелек йортын Бәкер авылы зиратында булуын теләгән.

- Куакбаш авылы кызы ул. Үземә якын зиратта ятсын, дидем, мин дә шунда барасы ич... Авыр миңа, ничек яшәрмен хәзер ансыз. Өйдәге бушлыкка түзәрмен дә, йөрәкнең януына чыдар хәл юк. Телевизор кабызып куйдым да, бүген шуның белән сөйләшәм. Әйттем мин Мәрьямгә, көт мине, икәү барырбыз, дидем. Үлеме ашыктыргандыр инде, иртәнге автобуска чыгып йөгерде бит. Без аның белән икебез дә “Бәкер” шифаханәсендә эшлибез. Мәрьямнең аягы авырта иде. Дәваланып йөрде, “больничный”да чагында диспансеризация үтәргә уйлап, хастаханәгә барган җирдән үлеп кайтты. Ренгентка төшәргә дип, Шөгердәге участок хастаханәсе аны районга җибәргән. Баруын барган да, кайтырга автобуслар йөрми бит. Автобуслар юк. Айрат улым әнисен кайтарып килергә уйлаган. Юлда менә шушы хәл килеп чыккан. “Ашыгыч ярдәм” хастаханәгә алып киткән, тик  Мәръям юлда үлгән",  – ди Марат әфәнде.

 http://shahrikazan.ru

фото: Татар-информ

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев