Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районының Кызыл китапка кертелгән байлыгына – 22 яшь

Быел А.И. Щеповских исемендәге «Дала» комплекслы профильле дәүләт табигый тыюлыгы үзенең 22 еллыгын билгеләп үтә.

 

Бу аеруча саклана торган уникаль табигый территория ТРның Кызыл китабына кертелгән 40 тан артык үсемлек һәм хайван төре булган флора һәм фауна элементларын сакларга, төбәктәге экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Тыюлыкны төзү турында карар 2000 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителде.

14 елдан соң аңа республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт идарәсе системасына нигез салучыларның берсе Анатолий Иванович Щеповских исеме бирелде.

Тыюлык территориясе гомуми мәйданы 5830,28 гектар булган 31 дала һәм урман-дала участогыннан тора.

Пейзажының матурлыгы, уникаль флора һәм фаунасының күптөрлелеге сокландыра. Монда текә тау битләрендә сирәк һәм юкка чыга торган бик күп үсемлек төрләре үсә.

Хайваннар дөньясы исә Урта Идел буеның дала һәм урман-дала фаунасын тәкъдим итә. Монда 70 кә якын кош төрен, шул исәптән ТР Кызыл китабына кертелгән кошларны очратырга мөмкин. Алар арасында кыр һәм болын карчыгасы, колаклы ябалак һәм төкле аяклы ябалакны очратырга мөмкин.

Тыюлык территориясендәге байбак  төркеме колониясе – республикада иң зурысы һәм анда 2000 гә кадәр байбак яши.

 

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев