Лениногорск эчке эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә, 14 марттан "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит" Бөтенроссия антинаркотик акциясе башланды.
Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә юнәлтү, интернет-сайтларны барлау, наркотик һәм психотроп матдәләр әзерләүчеләрне, тарату һәм куллануны пропагандалаучыларны ачыклау.
Акциягә лениногорскилылар да кушыла ала. Битарафлык күрсәтмәгез, наркотикларның законсыз әйләнеше, наркотиклар белән бәйле интернет-сайтлар турында хәбәр итегез! Хәбәрләр аноним рәвештә дә кабул ителә.
Телефоннар: Эчке эшләр бүлеге: 02, 8(85595)2-72-20.
Шулай ук ТР Эчке эшләр министрлыгы ышаныч телефоны: (843) 291- 20-02 (тәүлек әйләнәсе).
Нет комментариев