Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында лицензиясез известьташ чыгару факты ачыкланган

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары узган елның октябрендә Лениногорск районы Кирлегәч авылыннан 2 км ераклыкта таудан законсыз известьташны чыгару фактын ачыклаган булган.

 


Белгечләр мәгълүматларына караганда, җир асты байлыкларыннан файдаланучы зат 2,7 мең кв.метр мәйданлы территориядә законсыз рәвештә эшләгән. Әлеге факт буенча инспекторлар юридик затка карата Административ хокук бозулар турында беркетмә төзегән һәм 800 мең сум күләмендә штраф салган.

Карарны законсыз дип санап, хокук бозучы башта ТР Арбитраж судына, аннары арбитраж апелляция судына һәм Идел буе округы Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең элек чыгарылган карары өч инстанция судында да үзгәрешсез калдырылган, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы сайты.

 

https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/1929026.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев