Лениногорск районында узган “Тоннель” операциясе нәтиҗәләре
19 август көнне Лениногорск ЮХИДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен бозучы шоферларны ачыклау максатыннан “Тоннель” операциясе үткәрде.
Тикшерү вакытында юл кагыйдәсен бозуның 8 очрагы ачыкланды. Араларында “права”сы булмаган килеш тә машина йөртүче шофер бар иде. Шулай ук йөк ташу белән шөгыльләнүче медицина тикшеренүе һәм техник контрольдән башка гына рейска чыккан. Моннан тыш каршы як полосага кабаттан чыгу очрагы да булды. Бу хакта Лениногорск ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев