Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәр суды матбугат секретаре Наталья Самигуллина үз һөнәре буенча иң яхшысы дип табылды

Наталья Самигуллина «Һөнәре буенча иң яхшысы -2022» конкурсы җиңүчесе.

 

Ел саен республика судлары хезмәткәрләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" исеменә конкурс уздырыла.

Конкурс кысаларында эш процессын дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру, бурычларны таләпләргә туры китереп башкару сыйфатлары бәяләнә.

Конкурс алты номинация буенча үткәрелә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча "Судның иң яхшы пресс-секретаре" номинациясендә Лениногорск шәһәр суды матбугат хезмәте Наталья Самигуллина җиңүче дип танылды. Аны Татарстан гомуми юрисдикцияләр суды киңәшмәсендә бүләкләделәр. Җиңүче дипломын аңа Татарстан Югары Суды рәисе Ильгиз Гилазов, Татарстанда Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов һәм Татарстан Суды Советы рәисе Айдар Галиәкбәров  тарафыннан тапшырылды.

 

фото: http://leninogorsky.tat.sudrf.ru/modules.php?name=press_dep&op=1&did=585

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев