Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шахматчылары – ел чемпионы

Шушы көннәрдә шәһәребез шахматчылары җыелма командасы Яр Чаллыда булган ярышларда катнашты.

Анда тиз шахмат уены буенча Татарстан Чемпионаты һәм блиц турниры булды.

Лениногорск шахматчылары Артем Афанасьев, Матвей Николаев, Николай Мукаев һәм Ленар Садыйковны берләштерүче   шәһәребез җыелма командасы, Татарстан Республикасы беренчелегенең көмеш призына ия булды.

Үз тактасында иң яхшы нәтиҗәне Матвей Николаев күрсәтте.
Блиц турнирда да  Лениногорск җыелма командасы үз-үзенә ныклы ышаныч белән  уйнады. Якташларыбыз, көндәшләренә бернинди дә мөмкинлек калдырмыйча, ышанычлы җиңү яулады.

Нәтиҗәдә, безнең шахмат  осталары Владимир Шуваткин, Матвей Николаев, Андрей Шуваткин һәм Ленар Садыйков Татарстан Республикасының 2022 нче елгы чемпионнары булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев