Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шахматчылары “Һәвәскәрләр лига”сының финал турнирында көч сынады

Әлеге бәйге, шулай ук Республика Шахмат Федерациясенең “ЛигаБлиц” һәм “ГранПриРапид” турнирлары финалына сайлап алу ярышлары да иде. Әлеге турнир финаллары 14-15 нче майга планлаштырылган.

Ярышлар Баулы шәһәрендә узды. Швейцария системасы буенча үткән уеннарда Татарстанның һәм Башкортостанның 62 иң  көчле һәвәскәр  шахматчысы катнашты.

Республика турнирының финал уеннарында Татарстанның көньяк-көнчыгышын тәкъдим итәчәк шахматчылар арасында лениногорскилылар да бар. Казан шәһәрендә үтәчәк турнирда безнең шахматчыларыбыз Матвей Николаев һәм Владимир Шуваткин  катнашачак.  Баулыда узган бәйгедә алар үзләренең иң осталар булуларын исбатладылар.

 Хатын-кыз шахматчылар арасында, шулай ук Лениногорскиның яшь шахматчысы Маргарита Соловьёвага тиңнәр булмады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматисты лениногорск