Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды аңлата: гаиләдә инвалид бала булса, өстәмә ял көне тиеш

Әгәр гаиләдә инвалид бала тәрбияләнә икән, бу очракта ата һәм анага икесенә дә аена түләүле 4 көн ял тиеш.

Мондый көннәр өчен аларга уртача хезмәт хакы күләмендә түләнә. Бу хакта Лениногорск Социаль фонды хәбәр итә.

Елга бер тапкыр 24 көн итеп тә алырга була. Моның өчен башта әлеге көннәрне җыярга. Дүрттән артык көннәрне аванс белән алып булмый. Әйтик, ярты ел дәвамында ял көннәрен алмыйча, аннары 24 көн рәттән итеп алырга була. Шушы 24 көнне әти-әни үзара бүлә дә ала.

“Икенче елга ял көннәре күчерелми. Өстәмә ял көненә гаризаны эш урынындагы кадрлар бүлегенә тапшырырга кирәк. Көннәр өчен түләүне эш урыны, сезнең эшли торган оешма үз хисабыннан башкара, аннары әлеге сумманы Социаль фонд компенсацияли”, - дип аңлата Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Алдагы 6 ай дәвамында көннәрне шулай ук җыеп алырга яки айга 4 көн итеп алырга була, монысы әти-әниләр җаена карап.

“2023 елның сентябреннән ата-аналар, опекуннар, инвалид балаларны тәрбияләүчеләр өстәмә ял көннәрен 24 көнгә кадәр бер тапкыр бирелә торган отпуск рәвешендә алып, баланы карауга багышларга хокуклы. Мондый отпускның графигын эш бирүче белән килештерергә кирәк”, - дип искәртте клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

 

тулырак "Заман сулышы" газетында
 

фото: Лениногорск-информ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев