Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды аңлата: озак еллар эшләп, стаж туплаучылар вакытыннан алда пенсиягә чыга

2023 елда Лениногорскида яшәүче 14 кеше озак еллар эшләп туплаган стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыкты.

2023 елда  Социаль фондның Лениногорк  шәһәрендә бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 14 пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә  билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен  стаж исәпләгәндә,  түбәндәге чорлар  кертелә:


•    вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу вакыты;
•     чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорлары;
•    хәрби хезмәт узганда яки ирекле формированиедә булу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары иминият стажында икеләтә күләмдә санала.

Шуны да исәпкә алырга кирәк, гомуми иминият стажына кертеп исәпләнелә торган кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар, әмма алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган стажга  кертелми.

Әлеге  чорлар:
•     яшь ярымга кадәр балаларны тәрбияләү;
•    хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау;
•     эшсезлек буенча пособие алу периоды.

"Күпме  стаж тупланганын белү  өчен, гражданнар шәхси счеттан выписка соратып ала алалар.  Моны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта, яисә күпфункцияле үзәк офисына яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин ", - дип ачыклык кертте Лениногорскидагы Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев