Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече балалар белән мәчеткә барды

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» социаль үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова тарафыннан «Үзгәрешләр җиле» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск шәһәре мәчетенә экскурсия оештырылды.

 

Әлеге технология балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.

Экскурсия барышында «Ихлас" мәчетендә Гомәр хәзрәт чарада катнашучыларны халык мәдәнияте, мәчет архитектурасы, мөселманнарның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштырды. Хатын-кызлар укый торган намаз бүлмәсендә булдылар, дини бәйрәмнәр ничек узуы турында белделәр. Гомәр хәзрәт һәр дин югары әхлаклы кеше булырга, өлкәннәргә ярдәм итәргә, начарлык китермәскә чакыра,  дип сөйләде.

 Балаларга мәчеттә бар нәрсә дә кызыклы булып тоелды, сораулар да күп бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев