Швейцария командасын уздылар.
Лениногорскилы Данил Садриев Россия җыелма командасы составында Пекиндагы Олимпия уеннарында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча команда ярышларында 7 урынны яулады.
Ярышларның финал раундында Россия җыелма командасы (Данил Садриев, Роман Трофимов, Михаил Назаров һәм Евгений Климов) Швейцария командасын гына узып, җиденче булды.
Алтын медальләрне Австрия сикерүчеләре яулады, көмешне словениялеләр яулады, ә бронза Германия җыелма командасына эләкте.
Трамплиннан чаңгыда сикерү. Зур трамплин. Команда ярышлары
1. Австрия (Ш. Крафт, Д. Хубер, Я. Хойерл, М. Феттнер) – 942,7
2. Словения (Л. Кос, Ц, Превц, Т. Зайц, П. Превц) – 934,4
3. Германия (К. Шмид, Ш. Ляйхе, М. Айзенбихлер, К. Гейгер) – 922,9
7. Россия (Д. Садриев, Р. Трофимов, М. Назаров, Е. Климов) – 806,5
Нет комментариев