Лениногорск студентлары белән сыйныф сәгате үтте
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн иде.
Сталинград көрәше 1942 елның 17 июлендә башлана. Ул икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясый. Әлеге көрәш барышында совет армиясе гитлер Германиясе гаскәрләрен тулысынча туктата.
Әлеге тарихи дата уңаеннан Лениногорск политехник колледжында 3 курс студентлары белән "Логос" психологик ярдәм үзәге педагогы Диляра Мортазина сыйныф сәгате үткәрде.
Ул студентларга әлеге көннең тарихи әһәмияте турында сөйләде, бабаларыбызның батырлыгын онытмаска чакырды. "Шушы куркыныч сугышта катнашканнар турындагы истәлек без аларны күпме истә тотсак, шуның кадәр яшәячәк", - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев