Лениногорск студентлары спортка вакыт таба
Лениногорск уку йортлары командалары арасында спортның төрле төрләре буенча бәйгеләр кабатланып тора.
Волейбол буенча шәһәр беренчелегенә уеннар “Яшьлек” спорткомплексында узды.
Бәйге уку йортларының егетләр һәм кызлар командалары арасында барды. Егетләр командалары арасында беренче урынны Лениногорск нефть техникумы, 2 нче урынны – "КНИТУ-КАИ"ның Лениногорск филиалы, ә 3 нче урынны Лениногорк политехника колледжы яулады.
Студент кызлар командалары арасында 1 урын - Лениногорск нефть техникумында, 2 урынны – педагогия колледжы, ә 3 нче урынны политехника колледжы алды.
Фото: Лениногорск Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев