Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск табиблары шимбә көнендә диспансеризация үткәрә, бу атнада өч бригада эшләячәк

Лениногорск поликлиникасында коронавирус инфекциясе, вируслы пневмония белән авырган кешеләргә тирәнтен диспансеризация үткәрү дәвам итә. Әлеге процедураның кирәклеген Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рим Әмиров та билгеләп үтте.

 


Бу атнаның шимбәсендә, 8 октябрьдә Лениногорск поликлиникасында диспансеризациядә өч бригада табиблар булачак. Баш табиб әйтүенчә, бу халыкка бу халыкка кирәкле тикшерүләрне үткәрү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру өчен эшләнгән.

Табиблар диспансеризация буенча 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.
Тирәнтен диспансеризациягә ковид-19, вируслы пневмония кичергән лениногорскилылар чакырыла.

«2022 ел эчендә бу авырулардан интегүчеләр өчен диспансерлаштыру аеруча мөһим. Пациентның нинди шартларда дәвалануы мөһим түгел – госпитальдә ятканмы ул, амбулаториядә, яки өйдә генә дәваланганмы», - дип сөйли Рим Әмиров.

Диспансерлаштыруны 60 яшь һәм аннан олырак булган, шулай ук хроник авырулары булган кешеләргә мәҗбүри рәвештә узарга кирәк.

ЦРБ поликлиникасында гадәти диспансеризация узарга да мөмкин. Баш табиб искәрткәнчә, өч елга бер тапкыр әлеге тикшерүне 18 яшьтән 39 яшькәчә булган кешеләргә узарга кирәк.

Ә быел диспансеризация узмаучылар профилактик медицина тикшерүен узарга мөмкин. 40 яшьтән башлап, диспансерлаштыруны ел саен узарга.

Диспансерлаштыруга, шул исәптән тирәнейтелгәнен дә, ТР Дәүләт хезмәтләре порталынд а(uslugi.tatarstan.ru),,  ЛЦРБ поликлиникасындагы терминаллардан файдаланып та язылырга мөмкин. Шулай ук контакт үзәгенә шалтыратып, телефоннар:  8(8595) 5- 03-75, 5-06-68.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев