Лениногорск укучылары белән кышкы чордагы куркынычсызлык дәресләре турында сөйләштеләр
Лениногорскиның 3нче мәктәбендә профилактик дәрес узды.
Мәктәпнең 1-5нче сыйныф укучыларына кышкы чорда куркынычсызлык буенча дәрес үтте.
Очрашуда Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Илнур Галимов махсус техникалар янында уйнау куркыныч икәнлеген аңлатты. Карлы юлда йөри торган техникалар турында сөйләде.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе начальнигы Эльвиря Кирдянова тюбингларда дөрес итеп шуу кагыйдәләре турында сөйләде. Ул ни өчен тюбингларны юл кырыйларында кулланырга ярамавын һәм ни өчен машина юлын светофорның яшел сигналына гына чыгарга мөмкин булуын ачык итеп аңлатты.
Очрашуда Лениногорск ГАИ бүлеге вәкиле Алина Ибряева да катнашты. Соңыннан укучыларга «БДД» учреждениесеннән бүләккә өйрәтү дәфтәрләре бирелде, алар юл белемен ныгытырга ярдәм итәчәк.
фотолар: мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев