Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары «Гаилә белеме дәресендә» булды

Лениногорск ЗАГС бүлегендә 5 нче мәктәп укучылары танышу экскурсиясендә булды.

 

10нчы сыйныф укучылары ЗАГС бүлекләрендә туйлар гына уза дип белгәннәр.  ЗАГС  бүлеге начальнигы   Елена  Миннигалямова  экскурсияне хокукый мәгълүмат сәгатенә туры китереп уздырды.

Балалар биредә гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никахлашу шартлары турында белделәр. Сөйләшү барышында  документка  кул куяр алдыннан, игътибар белән укырга кирәклегенә басым ясалды. Елена Миннигалямова укучыларга никахка керү яше турында әйтте. Аның фикеренчә, гаилә корырга ашыкмаска, мәктәпне тәмамлаганнан соң, белем, аннары белгечлек алырга, эшкә урнашырга кирәк.

 Очрашу ахырында  укучылар ЗАГС бүлегендә кияү һәм кәләш өчен бүлмәдә булды,  анда аларны яңа өйләнешүчеләрнең тантана кагыйдәләре белән таныштырдылар.

 

фотолар: ЗАГС бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев