Лениногорск үзәк хастаханәсенә талпан кадалу белән мөрәҗәгать иткәннәр
Соңгы берничә көн эчендә Лениногорск үзәк хастаханәсенә ике кеше талпан тешләү очрагы белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.
Беренче очракта бер ханымның башыннан талпанны поликлиникада алганнар. Ромашкино ягында булганда талпан кадалган аңа.
Икенче очракта биш яшьлек балада, урман-парк зонасында йөргәндә аңа талпан кадалган, ярый әле, йөреп кайткач күргәннәр һәм талпанны алганнар.
Кадалган ике талпанны да Туймазы лабораториясенә, инфекцияләр булу-булмавын ачыклау өчен тикшерүгә җибәргәннәр.
Сак булыгыз, дип кисәтә үзәк хастаханә. Талпан тешләгән очракта медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев