Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск волонтерлары хезмәт ветеранына ярдәм итте (+фотолар)

«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик — педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белгече Диләрә Мортазина һәм волонтерлар хезмәт ветеранына ярдәм итте.

Үзәк волонтерлары — Артур Клинжев, Алексей Люхничев, хезмәт ветераны Илдус Галимҗан улы Сәлмановның йорт яны территориясен кардан чистартты.

Белешмә:

Илдус Сәлманов 1931 елда Лениногорск районының Карагай авылында туа. Әтисе бик нык авырый, әнисе колхозда эшли. Ул да 7 яшеннән колхозда эшли башлый. Тормышы авыр булган һәм күпне кичерергә туры килгән. Соңрак Үзбәкстанга китеп юл участогында механик булып эшли. Анда кырык ел яшәп янәдән Лениногорск якларына кайта. «Водоканал» җәмгыятендә эшли. 

Тормыш иптәшен очратып гаилә кора, йорт төзи, ике кызы бар. Аңа сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибз, дип яза Лениногорск хакимиятенең ВКонтакте социаль челтәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев