Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск халык театры милләт затларын искә алу кичәсе уздырачак

Лениногорск халык театры артистлары театрга зур өлеш керткән шәхесләрне, артистларны искә алу кичәсенә әзерләнә.


65 еллык тарихы булган Лениногорск халык театрының спектакльләрен, тамашаларын халык көтеп ала. Алар, гадәттә, сезон саен премьера өлгертәләр. 2023 елгы сезонны театр шәхесләренә багышланган искә алу кичәсе белән башлыйлар.

Шундый шәхесләрнең берсе – Наил Нуретдинов. Ул  Лениногорскида  драма түгәрәген беренче булып башлап җибәргән. “Әлеге сәнгатькә гашыйк егет үзе тирәсенә талантлы яшьләрне туплап, вышка монтажлаучылар клубында беренче репетицияләр башлап җибәргән, - дип сөйли театр артисты Мәдинә Сафиуллина. –  Бездә 7 ел эшләгәннән соң аны Түбән Камага чакыралар, фатир бирергә вәгъдә итәләр. Биредә гаиләсе белән кеше фатирында яшәп туйган Наил Түбән Камага китеп урнаша, фатирлы да була. Ул “Лучшие люди России” китабына кертелгән. Соңрак, еллар узгач, аның гаиләсеннән минем исемгә бандероль килеп төште. Наил Нуретдинов турында язылган китап, истәлекләр бар иде”, - ди Мәдинә апа.

8 февральдә булачак искә алу кичәсендә театрга тагын да зуррак үрләр яуларга мөмкинчелек биргән, театр тормышында якты эз калдырган, аның исемен йөрткән, элеккеге режиссер Рәшит Шиһаповны искә алачаклар. Театр коллективы Рәшит Шиһапов белән республика дәрәҗәсенә чыга.

Кабатланмас талант иясе – Энҗе Мусинаны, ул уйнаган рольләрне тамашачы хәзер дә сагынып сөйли.

Мәдәният сараенда 18.00 сәгатьтә  узачак искә алу кичәсендә алда язылган шәхесләр турында хатирәләр булачак, театрдан өзекләр куячаклар. Шулай ук җырлар да яңгыраячак.

“Милләтебезнең асыл затларын күңелләребездә яңартыйк әле. Әлеге затлар Лениногорск халык театрында күркәм хезмәтләре белән дан тотты”, - ди Мәдинә Сафиуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лениногорск халык театрында ,безнен, кадерле Куршебез Мадина Апа, бик куп еллар уйный , Мадина АПага нык саламатлеклар, ижади унышлар телим! Сургут шахареннан кайнар саламнар жибарам!