Лениногорск хастаханәсенә тәрәзәдән егылып төшкән баланы китергәннәр
Күптән түгел Лениногорскиның Балалар стационарына йортның икенче катыннан, тәрәзәдән егылып төшкән баланы китергәннәр.
Бала – күрше районнан. Безнең Балалар хастаханәсе – регионара хастаханә булып тора.
“Баланы вакытлы китереп җиткерделәр. Монда, Лениногорскида аңа үз вакытында тиешле ярдәм күрсәтелде. Баланың хәле әйбәтләнүгә таба бара. Алга таба да аның белән бар да тәртиптә булыр”, - диде Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров.
Аның сүзләренчә, быел Лениногорскида балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары күзәтелмәгән. Ә Татарстан буенча, яз башланганнан алып, 10лап егылып төшү очраклары булган. Өчесенең ахыры үлем белән тәмамланган.
Рим Әмиров сүзләренчә, тәрәзәдән егылу балалар травмасы һәм үлеменең төп сәбәпләренең берсе булып тора.
"Әгәр кеше тәрәзәдән егылып төшсә, ул җитди җәрәхәтләр ала. Мондый җәрәхәтләрне башта реанимациядә дәвалыйлар, аннары тулысынча тернәкләнү процессы кайвакыт еллера буена сузыла”, – дип сөйли Рим Әмиров.
Уяулыкны югалтмыйча, иң беренче чиратта, балага тәрәзә янына барырга ярамаганлыгын аңлатырга, аның үзен генә калдырмаска кирәк, ди белгечләр. Тәрәзәгә чикләгеч җайланма куярга киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев