Лениногорск янгын күзәтчелеге бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен искә төшерә
Быелдан, янгынга каршы кагыйдәләр буенча, төзелә торган һәрбер йортта автоном янгын турында хәбәр бирүче җайланма урнаштырылырга тиеш.
Әлеге янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланмалар, кешегә бүлмә эчендә әз генә микъдарда төтен чыгуны да хәбәр бирергә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, республикабызда 2016-2021 елларда шушы җайланма урнаштырылган 85 йортта янгыннан, 172 кешенең, шул исәптән 66 баланың гомерләрен саклап кала.
Янгын турында хәбәр итүченең төп бурычы – кеше ял иткән вакытта хәвефле хәбәр сигналын бирү һәм , беренче чиратта, йокы бүлмәләренә яки янгын чыганагы (кухня бүлмәсе) килеп чыгу ихтималы аеруча зур булган урында алар урнаштырылырга тиеш.
Кагыйдә буларак, төтен түшәмгә таба менә. Хәбәр итүче җайланманы урнаштыруның иң җайлы урыны – бүлмә уртасындагы түшәмдә. Бу шартны үтәү мөмкин булмаган очракта, извещательләр стена буендагы түшәмгә куела ала.
Лениногорск янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев