Лениногорск ЮХИДИ идарәсе рейд үткәрде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ЮХИДИ идарәсе рейд үткәрде

Лениногорск ЮХИДИ идарәсе “Тоннель” оператив-профилактика чарасы кысаларында, “Бала-төп пассажир” рейды үткәрде. Рейд вакытында балаларны машинада йөртү буенча хокук бозучыларны ачыкладылар.


Рейд нәтиҗәсендә 13 хокук бозучы ачыкланган, шуларның дүртесе – балаларны махсус креслосыз йөрткән, әлеге шоферлар административ җаваплылыкка тартылды, штраф күләме 3 мең сум тәшкил итә.
Бала иминлеге – иң беренче урында. Лениногорск дәүләт автомобиль инспекциясе 7 яшьтән кечерәк балаларны махсус креслода йөртергә киңәш итә.

Мондый рейдлар уздыру бераз гына булса да юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга ярдәм итә.


Нет комментариев