Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ЗАГС бүлегендә исем кушу тантанасы узды

Беренче июньдә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.

Бу дата безгә, өлкәннәргә, балаларыбызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык турында искә төшерә. 

28 май көнне Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Ибраһимовлар гаиләсендә туган сабыйга исем кушу тантанасы узды.

Гөлназ белән Айдарның икенче балалары – уллары Камил туды. 

Чарада Камил һәм аның әнисе, кечкенә Камилнең сеңелесе, ике әбисе һәм бабасы, шулай ук абыйсы катнашты. 

Әтисе командировкада эштә булу сәбәпле, килә алмады. 

Бу тантаналы көнне ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле әнигә баланың беренче документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Камил исеменең мәгънәләре төрле, монда католик, мөселман, казах, татар тамырлары да кергән. Камил исемен гадәттә барлык яктан да камил яки шелтәсез саналган малайларга кушалар. 

 

фотолар: ЗАГС бүлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев